Татарстан һәм Карелиянең ГХАТ органнары җитәкчеләренең эшлекле очрашуы узды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

2020 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Карелия Республикасы ГХАТ Идарәсе башлыгы Михаил Владимирович Ковалев булып китте.

Эшлекле очрашу барышында ике республиканың ГХАТ органнары җитәкчеләре норматив-хокукый базаны камилләштерү һәм гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу системасы эшчәнлеген кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук ГХАТ Бердәм дәүләт реестры эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Визит кысаларында М.В. Ковалев «Казан» гаилә үзәге эше белән танышты.

Очрашуда катнашучылар гаилә-демографик сәясәтне гамәлгә ашыру һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International