Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Конституция көнендә шәһәрнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды

2019 елның 13 декабре, җомга

12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Конституция көне-Россия календарендә иң истәлекле даталарның берсе.  Конституция-ул Россиянең бөтен хокук системасының үзәге булып торган һәм башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели торган дәүләтнең төп законы. Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә гражданинның шәхесен таныклаучы документ-Паспорт.

2019 елның 12 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы Сергей Анатольевич Соколов һәм Яр Чаллы шәһәре паспорт - виза хезмәте ветераны Зинаида Кузьминична Фомина 17 яшь кешегә Россия Федерациясе паспортлары һәм Конституциясе тапшырдылар.

Бу мизгелнең мөһимлеген балалар туганнары һәм якыннары белән бергә бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International