Кукмара муниципаль районына эш сәфәре

2019 елның 24 мае, җомга

24 май көнне Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә эшлекле визит белән Гөлшат Нигъмәтуллина булып китте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Башкарма комитет җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова белән очрашты. Очрашу барышында Кукмара шәһәрендә Никахлашу сараен - социаль-әһәмиятле объектны ачу белән бәйле мәсьәләләр каралды: яңа бинаны җиһазлар һәм инвентарь белән тәэмин итү, янәшәсендәге территорияне төзекләндерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International