Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләренең Түбән Кама химия-технология институты студентлары белән очрашуы, гашыйклар көне алдыннан узды. Аралашуның яңа форматы, яшьләр зәвыгы буенча туры килде. Никах теркәү тантанасының мәзәклеге аеруча зур кызыксыну уятты, аның өчен егет һәм кыз, кияү һәм кәләш сыйфатында чакырылган иде, ә калган студентлар ике яктан да кунаклар булып бүленеште.
Алып баручының матур сузлэре, актлар язмасы урынына ак битләргә кул куюлары уңай эмоцияләр уятты һәм көчле алкышларга күмелде.