2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында статистик мәгълүматлар

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

8 нче ел рәттән Татарстан Республикасында уңай динамика күзәтелә: туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда артыграк. Нәтиҗәдә, 2018 елда туу турында төзелгән актлар үлем турында төзелгән актлар санына караганда 2021 актка күбрәк (46793 туу турында һәм 44772 үлем турында акт).

2018 елда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә вәкаләтле органнар тарафыннан 46793 туу турында акт теркәлгән. Яңа туган балаларның гомуми саныннан: 23960 (51,2%) - малайлар һәм 22833 (48,8%) - кызлар. Республиканың 556 гаиләсендә игезәкләр, ә 11 гаиләдә өч игез бала дөньяга килгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, туучылар санын стимуллаштыруга юнәлдерелгән гомумдәүләт чаралары үз нәтиҗәлелеген һәм җәмгыять тарафыннан ихтыяҗлылыгын күрсәтте.

2018 елда тууы теркәлгән балаларның гомуми саныннан 18357 бала (39,2%) - беренче балалар, 19458 (41,6%) - икенче, 6990 (14,9%) - өченче, 1988 (4,3%) - дүртенче һәм аннан да күбрәк бала.

Ата – аналар үз балаларына 2018 елда биргән иң популяр исемнәр: малайлар өчен - Әмир, Тимур, Артем, Кәрим, Матвей, Кирилл, Марк, Александр, Камил, Егор; кызлар өчен - Ясминә, София, Әминә, Алисә, Арина, Ева, Милана, Виктория, Амелия, Азалия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International