Янә игезәк балалар! Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 10 нчы пар игезәк балалар тууы теркәлде. Икеләтә шатлык! Икеләтә бәхет! Алена белән Софья – Федотов Антон белән Карина гаиләсендә беренче балалар. Алар матур, сау-сәламәт. Игезәк балалар туу – һәрвакыт могҗиза булып санала, бу икеләтә шатлык. ГХАТ бүлеге белгечләре Федотовлар гаиләсен шушы олы шатлыклары белән чын күңелдән котлый. Аларга исәнлек-саулык, бәхет һәм җан тынычлыгы тели. Һәр туган көннәре балаларының шат тавышы һәм ата-ана бәхете белән тулып торсын!