2018 елның 25 сентябрь көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында МБГИ 12 нче номерлы лицей укучылары өчен белемне арттыру экскурсиясе оештырылды. Моңа кадәр укучылар өчен ГХАТ бинасы бәйрәм үзәге кебек күз алдына китерелсә, бүлек белгече Трошихина Елена Евгений кызы белән уздырылган әңгәмәдән соң, алар бу бинада бәйрәмнәрдән тыш тагын күп кенә чаралар алып барылганлыгы турында белделәр. Алар бүлекнең эшчәнлеге, нинди төр акт теркәү язулары барлыгы, архив материаллары белән, язылышу өчен кирәк булган таләпләр белән таныштылар. Ә инде очрашу азагында яшьләр бинаның тантаналар үткәрелә торган залларын карап уздылар.