Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә тугызынчы пар игезәк балалар

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

1 август аенда Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә тугызынчы пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Ленар Инзир улы белән Айгөл Булат кызы Бигмановлар гаиләсен шушы искиткеч, тантаналы һәм үзенчәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сезнең шушы ике куанычыгыз - Амир һәм Дамир һәрвакыт сезнең горурлыгыз һәм куанычыгыз булып барсын. Гаиләгезгә бәхет, иминлек, исәнлек-саулык һәм балаларыгызга матур балачак телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International