Бәйрәмдә Хәсәншин Альберт Мөбарәкҗан улы белән Галина Федот кызы гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Алар инде уйга-уй һәм кулга-кул тотылышып 30 нчы дистәне тутырганнар.
Бәйрәменең мөхтәрәм кунаклары булып 2011-2017 елларда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнгән гаиләләр чсагырылган иде.
"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гөлфирә Мәҗит кызы Рәфыйкова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена Яков кызы катнашты.
Шулай ук бу көнне Җиһангиров Хәлил Һадый улы белән Галия Расыйх кызы үзләренең “Рубин туйларын”билгеләп үтте. 40 ел дәверендә яшәп алар үзләренең бер-берсенә булган тугрылыгын һәм хөрмәтен күрсәтә.