Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә электив курс кысаларында дәрес узды

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

2018 елның 19 мартында  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Түбән Кама Е.Н. Королев исемендәге политехника көллияте  беренче курс студенлары өчен, «Гаилә гыйлеме» электив курсы узды.

         Дәреснең девизы – «Гаилә һәм закон». Педагог-семьевед Әлфия Бикеева гаилә һәм никахның төп төшенчәләре турында сөйләде.

         Бәян ителгән материалны ныгыту өчен,  педагог «Идеаль гаилә» эшлекле уенын оештырды, аның барышында студентлар төркемнәргә бүленеп, чәчәк формасында гаилә моделен төзеделәр.

         Исегезгә төшерәбез, «Гаилә гыйлеме» электив курсы – Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм Мәгариф Идарәсенең уртак проекты. Аның кысаларында өлкән сыйныф укучылар һәм шәһәр студентлары өчен, өстәмә дәресләр үткәрелә. Мондый дәресләр яшьләргә гаилә мөнәсәбәтләре һәм гаилә кыйммәтләре белән  якынрак танышырга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International