Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 200-нче сабый туу теркәлде.
Баланың әнисе Татьяна Михайловнага тантаналы төстә – Хөсәинова Розалина Радик кызы туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырылды.