Ана гаилә капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы

2017 елның 26 ноябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Яшел узән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Әниләр Көне бәйрәменә багышланган  тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшыру кичәсе узды. Тагын яшел үзәннең 10 гаиләсе  дәүләт ярдәменә,  ана (гаилә) капиталы сертификатына лаек булды. Шушы 453,026 мең сум зурлыгында булган сертификат эти – энигә гаилә һәм балалар өчен кулланырга мөмкинлек  бирә.

Шушы бик тә әһәмиятле вакыйга белән гаиләләрне Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе Алексей Сабурский һәм Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мәрьям Яковлева котладылар.

"Хөрмәтле әти-әниләр, - дип мөрәҗәгать итте бәхетле сертификат ияләренә Алексей Сабурский – электән гаилә - терәк, ышанычлык һәм тотрыклык символы булып килә! Һәм бүген гаиләдә тагын бер бала туган гаиләләрне бик күңелле котларга! Бу матур көнне барчагызга да уңышлар, сәламәтлек телисе килә. Сезгә, сезнең гаиләләрегезгә һәм сезнең балаларыгызга мәхәббәт һәм татулык!".

Яшь ата-аналарга, ана капиталын тапшырып, аларны "Әниләр Көне" белән чын күңелдән котлады һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Яковлева Мәрьям ханым гаиләләрне бәйрәм белән котлап аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Моннан тыш, гаиләләргә ана(гаилә) капиталы акчаларын тоту юнәлешләре турында сөйләнде. Статистика буенча, күпчелек гаиләләрдә ана капиталын торак шартларын яхшыртуга кулланалар. Ана (гаилә) капиталы күләме - 2017 елда 453 026 сум тәшкил итә. Ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирү өлкәсенә, әниләр пенсиясенә, инвалид балаларны социаль яктан яклау өчен файдаланырга була.

Бәйрәм истәлеккә фото төшерү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International