Халыкара аналар көне алдыннан, "Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә" Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашында, булачак әниләр өчен, хокукый консультация узды.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хатын-кызларга яңа туган баланы теркәү тәртибе турында, Рәсәй Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталының өстенлекләре турында сөйләде, барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу ахырында Гүзәл Сәгыйтова тыңлаучыларга файдалы мәгълүматлы буклетлар тапшырды.