Әлмәт шәһәрендә 2300 бала туды

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

             Бүген, 1 ноябрь көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2300 баланың тууы теркәлде. Әлеге мөһим вакыйга 2017 елның 28 октябрендә Горшениннар гаиләсе Федор Павлович һәм Кристина Геннадьевнада булды. Бәхетле ата-аналар  туу турындагы актның юбилей язмасы аларның улына туру килүенә бик сөенделәр, улларына матур исем куштылар – Максим дип атадылар. Максим исеме латин теленнән барлыкка килгән, һәм “бөек” дигән мәгънәне аңлата.

             ГХАТ Идарәсе белгече баланың беренче документын - туу турындагы таныклыкны тапшырды, ата-аналарга сабырлык, гаиләләренә иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International