Түбән Кама ГХАТ идарәсенең ветераннарын өлкәннәр көне белән котлау

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

      2017 елның 1 октябрь көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсе никахлашу Сараеның ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

      Өлкәннәр көне  җәмгыяттә иң якты һәм матур бәйрәм булып санала. Әлеге бәйрәм мөһим традициягә әйләнеп бара. Ул өлкәннәрнең бәяләп бетергесез хезмәтләрен һәм хикмәтләрен аңлата.

      Тарасова Нина Николаевна, Фирания Касим кызы Кутдусова, Нуртдинова  Гөлгенә  Ризаевна, Раиса Борисовна Попова, Гөлгенә Азгамовна Валиева, Скуридина Алевтина Александровна, Гарипов Зөфәр Яннатович, Исламовна Разия Шаяхметовна –  алар барысы да, Түбән Каманың үсүендә генә түгел, әле күптән түгел 25 еллык юбилейын билгеләп үткән никахлашу Сараеның формалашуында да зур роль уйнаган искиткеч кешеләр.

      ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ветераннарга чын күнелдән рәхмәт сүзләре белдереп, ныклы сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм иминлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International