23 сентябрьдә Казанның "Корстон" комплексында республика конкурсының ана һәм гаилә ярымфиналы "Нечкәбил-2017" узды.
Анда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 45 гаилә ярышты. Алексеевск районын Ахметшиннар гаиләсе яклады, хуҗабикә -Земфира ханым . Аны хуплады гаиләсе: ире – РамильДамир улы, балалары: Ранил (23 яшь), Камил (14 яшь), игезәк кызлары Дилә һәм Зилә (11 яшь), шулай ук хезмәттәшләре – 4 нче номерлы "Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре .
Бу тату, энергияле һәм талантлы гаилә "Иң тату гаилә" номинациясендә җиңде, без аларбелән горурланабыз һәм котлыйбыз!