2017 елның 23 сентябрендә ГХАТ бүлегендә Хаҗиев Рәзил һәм Мотыйгуллина Рәзилә гаилә коруда беренче адымнарын ясадылар. Рәзил белән Рәзилә - адаш исемле кияү белән кәләш. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге өчен бу бик сирәк күренеш.
Рәзил – мөселман һәм гарәп теленнән "иң яхшы", "ышанычлы" дигәнне аңлата.
Рәзилә – төрек теленнән " ягымлы", "күңелгә ятышлы" дигәнне аңлата.
Киләчәктә, бу матур пар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып барыр дип ышанып каласы килә.