Бөтен Россия “Милли кросс-2017» кысаларында үткәрелгән массакүләм йөгереш 16 сентябрь көнне Мамадыш шәһәрендә зур колач белән узды.
Шәһәрнең 4 мәйданчыгында һәм авыл җирлекләрендә массакүләм йөгерешкә старт бирелде. Бөтен Россия “Милли кросс-2017» дә Мамадышның сәламәт тормыш алып баручылары елдан-ел күбрәк булып, теләп катнаша. Шәһәр үзәгендә район мәдәният йорты янәшәсендәге төп мәйданчыкта беренче булып иң яшь бала чагалар бастылар. Мамадыш ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шулай ук читтә калмадылар.