"Нечкәбил" — 2017

2017 елның 23 сентябре, шимбә

23 сентябрьдә Казанның "Корстон" да масштаблы рәвештә  Татарстан Республикасы гаиләләре Фестивале "Нечкәбил" — 2017 конкурсы булып узды. Быел бу чарада 31 районнан һәм Казан шәһәреннән 43 гаилә катнашты. Конкурста катнашучылар исемлегендә Мамадыш районында яшәүче Эльмира Низамиева да бар.

Низамиевлар гаиләсе Яңа Комазан авылыннан. Гаилә башлыгы – Низамиев Илназ Габделмәулә улы Көек-Ерыкса мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли. Ә Эльмира Таһир кызы – Көек-Ерыкса авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып  эшли. Низамиевлар гаиләсе өч малай тәрбияли – 10, 6, 2 яшь.

Эльмира Низамиева “Гаилә эшләнмәләре” һәм “Рәхмәт, әни!” конкурслар  наминациясендә җиңүче. Барлык катнашучыларга  да истәлекле бүләкләр тапшырылды!

Эльмираны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы тормышында уңышлар һәм зур җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International