Сәгъдәтбану 1916 нчы елда Казаклар авылында туган. 1933 елда җидееллык мәктәпне тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлаган. Бер елдан булачак ирең очраткан, ул да укытучы булган. Сугыштан соң Сәгъдәбану авыл Советында сәркәтип булып эшләгән. Озын гомерлелек сере нәрсәдә соң дигән сорауга, Сәгъдәбану Мөхәммәтҗан кызы анын сере юк, шундый язмыш язылгандыр диеп җавап бирә. Сабыр булырга кирәк, әлбәттә. Сәгъдәбану апаның горурлыгы һәм юанычы анын гаиләсе: 3 баласы, 7 оныгы, 13 оныкчыгы һәм 2 нәни оныкчыгы.