400 пар

2017 елның 23 сентябре, шимбә

2017 елның 23 нче сентябрь көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 400 нче пар булып Ефимов Владимир белән Эльнара гаиләсе никаларын рәсми рәвештә теркәде. Шушы дулкынландыргыч вакыйга белән бу гаиләне котлап бүлек җитәкчесе Гөлнара Әнәс кызы Таһирҗанова язылышу турындагы таныклыны тапшырды һәм тормышлары бары бәхет, мәхәббәт һәм назлы хисләр белән тулып торуын теләде. Шушы көннең иң матур мизгелләрен тормыш буе истән чыгармагыз, кулга-кул тотынышып гомер буе атлагыз. Чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International