Түбән Кама муниципаль районы Елантово авылында юбилярларны тәбрикләү

2017 елның 16 сентябре, шимбә

        2017 елның 16 сентябрендә Елантово авыл Мәдәният йортында юбилейларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.

        Бәйрәм кысаларында,  60 ел тату гомер иткән күп балалы Макаров Иван Степанович һәм Анна Григорьевна гаиләсенә иҗтимагый бүләк – “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  Бөтенроссия медале тапшырылды. Чарага, шулай ук 2017 елда юбилейларын билгеләп үтүче гаилә парлары да чакырылды. Бриллиант туйларын Романовлар, зөбәрҗәт юбилейларын Корнеевлар, асылташ  туйларын Чубурахтиннар гаиләләре билгеләп үткәннәр.

       Елантово авыл җирлеге башлыгы Раиф Гайнетдинов юбилярларга котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, юбилярларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International