2017 елның 23 сентябрендә никахлашу Сараенда "Булачак гаилә "Юнона" проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Проект Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк "Эйдос" белән берлектә эшләнгән.
Педагог-психолог Измайлова Валентина булачак парлар белән гаилә байлыкларын саклау, социаль рольләрне бүлү, уртак бюджетны планлаштыру турында сөйләште. Булачак парларга төрле киңәшләр бирде.
Очрашу ахырында, яшьләр “Син һәм мин – бергә” тренингын үтте.