Төрле аңлашылмаучылыклар барлыкка килмәсен өчен, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гамәлгә кереш инструктаж кертелгән .
2017 елның 23 сентябрендә ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак яшь парларга никахлашу тантанасын күрсәттеләр, никах теркәү тантанасы ничек булачак һәм туй көнендә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген, ГХАТ Идарәсе территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйләделәр.