Гаилә Үзәгендә бәхетле гаиләләр өчен тренинг үтте.

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Дәрес атна саен сишәмбе көнне үтә.

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә булачак парлар өчен атналык дәрес узды, анда КЦСО "Доверие" психологы белән бергә яшь парлар гаилә тормышы нигезләрен тикшерә. Бу ышаныч, хөрмәт, дуслык һәм мәхәббәтне озак еллар буена саклап калу өчен үзенчәлекле юнәлеш булып тора.

 

Психолог шулай ук кешедә стрес йөкләнешен билгеләү, агрессия очракларын кисәтү һәм иң мөһиме – психосоматик авыруларны киләчәктә булдырмау турында да дәресләр алып бара.

 

Дәресләрдән соң булачак яшь парлар "Казан" гаилә Үзәгенең тантана заллары белән танышалар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International