90-летний Юбилей

7 декабря 2016 г., среда

     Балтач районы Урта Көшкәт авыл җирлегенең Түнтәр авында яшәүче Зәһретдинова Гарифабану Хәким кызына 2016 елның  7 декабрь көнендә 90 яшь тулды. Гарифабану апа 1926 елда Түнтәр авылында туган. Тормыш иптәше Зиатдин абый белән алар 1947 елның август аенда  гаилә корып җибәрәләр. Тормышларын тулыландырып бер кыз, бер малай туалар. 47 ел бергә тату гына гомер кичерәләр алар, икесе дә колхозда хезмәт куялар, шуннан лаеклы ялга чыгалар. Сугыш инвалиды булган Зиатдин абыйны Гарифәбану апа сонгы юлга 1994 елда озата. Гарифәбану апа бүгенге көндә ялгыз гына гомер итсә дә, якыннарының, балаларының, 5 оныгының, 8 оныкчыгының игътибарын һәм ихтирамын тоеп, кадер-хөрмәтен күреп, алар өчен көн дә изге догаларын кылып, тормышына шөкер итеп яши.

      Юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, «Дуслык» җәмгыяте агрономы Рәфкать Шәрәфетдинов, район социаль яклау бүлегенең хезмәткәрләре килде. Гарифабану Хәким кызына  Рәсәй Президенты В.В. Путинның “Рәхмәт хаты” белән бүләкләр тапшырылды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International