«Алтын йөрәкле - пар канатлар»

18 декабря 2009 г., пятница

       18 декабрь - ГХАТ бүлеге барлыкка килгән көн. Шул уңайдан, Яшел Үзән  шәһәре ГХАТ бүлеге  хезмәткәрләре, кулга кул тотышып, үрнәк пар канатлар булып 50 ел бергә тормыш юлы узган “алтын йөрәкле”  Ахметзяновлар, Каюмовлар, Салахиевлар гаиләсен  “алтын туй” тантанасына чакырдылар. Алып баручы һәрбер алтын парның танышу мизгелен, ничек гадел-тырыш хезмәт юллары җирле заводларда үткәнен искә төшереп үтте. Хөрмәткә лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр, хәзер исә оныклар назлыйлар. Аларда бу тантанада катнаштылар. “Алтын парлар”, яшеллеккә күмелгән 50 яз һәм җәй, көмешкә коенган 50 кыш һәм алтынга төренгән 50 көз аша, алтын туйга җитү серләрен дә ачтылар.“Алтын” гаиләләргә  Радик Шәфкать улы Хәсәнов исеменнән  Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме тапшырылды. Студент егетләр исә, татар телендә «Әнием» җырын бүләк иттеләр.Тантана татар телендә үтте.

         Әлеге тантананы жирле телевидениядә күрсәттеләр. ГХАТ хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәм белән, юбилярларны алтын туйлары белән котладылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International