Сарман районы Яхшыбай авылындагы Нурҗиһан әбигә 90 яшь

9 сентября 2013 г., понедельник
 

Фәттахова Нурҗиһан Шәрәп кызы 9 сентябрь көнне үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Бөек Ватан сугышы ветераны, гомере буе колхозчы булып эшләгән Нурҗиһан әби берүзе генә яшәсә дә, күрше авылда торучы улы Мөхтәр гаиләсе белән аңа гел ярдәм итеп тора.

Гомер бәйрәменә Нурҗиһан әбинең барлык туганнары, дуслары, коллегалары, авыл җирлеге башлыгы һәм район җитәкчеләре җыелды. Шул хөрмәттән бик матур өстәл әзерләнеп, матур теләкләр теләнелде.

Тыйнак, ипле, сабыр Нурҗиһан әбине олы юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез, аңа тагын да шулай итеп туган көннәрен үткәрергә язсын дип теләп калабыз.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International