Сабада сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торгаен мәктәп ачылды.

2 сентября 2013 г., понедельник

Районда сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белеем мәктәп-интернаты да яңа уку елына  укучылар кабул итте. Биредә 160 укучы белеем алачак. Беренчеләр  -  28. 2013-14 нче уку елына 1-11 сыйныфларга килгән сәләтле, талантлы, белемле укучыларны  мәгариф һәм  фән министры урынбасары Данил Мостафин, Сабамуниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт тәбрикләде.
Кайсы тармакны гына алсак та, яңалык кергәндә нәтиҗәсе без көткәнчә булыр микән, диеп куркып та калабыз. Әлеге мәктәпкә балаларын китергән әти-әниләрдә андый фикерләр күп булды.

Ә район башлыгыисә:

- Беренче елларда ялгышлыклар да, авырлыклар да булыр. Әмма укытучылар сабыр булып, укучылар  тырышып укыса, әти-әниләрдә балаларына теләктәшлек белдереп торса авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, - дип җылы хисләр сугарылган тәбрикләүләрен җиткерде. - Интернат төзү, мәктәпне тагын да яхшы итеп төзекләндерүуе да бар. Ел дәверендә җиһазландырып барырга хыял да юк түгел, - дип өстәмә мөмкинлекләр тудырылачагына да ышандырды.  Галәм, йолдызлар белән кызыксынучылар өчен мәктәп кәтелескоп бүләк итте.

Ярдәм хакында үзчыгышында Данил Мостафин да үз фикерен җиткерде:
- Сезнең район республикада барлык күрсәткечләр буенча да алдынгы урыннарда тора. Һәм талантлы балалар белән эшләү өчен нигездә  җитәрлек. Фәннәрне тирәнтен өйрәнүне беренче сыйныфтан башлаганда бигрәктә үзенчәлекле. Киләчәктә бу мәктәп республика буенча  гимназияләр һәм лицейлар челтәрендә  иң төп позицияне алыр дип уйлыйбыз. Ә җиһазлау мәсьәләсенә килгәндә,  без дә булышырга вәгъдә итәбез. Белем алыр өчен заманча шартлар тудырылган мәктәпләргә бара алулары белән балаларыбыз бик бәхетле. Моның өчен әти-әниләр Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка,  район башлыгы Рәис Миңнехановка рәхмәт әйтә.

- Берничә ел элек хыялда, ике ай элек кәгазьдә генә идее бу мәктәп. Оешты, эшләп китте. Киләчәктә барлык матур хыяллар да шушында тормышка ашарга язсын, - дип котлау сүзләре җиткерде мәктәп директоры, ЛәйсәнБилалова. Ә хыяллар чынга ашар өчен мөмкинлекләр тудырылачак. Казан дәүләт федераль университеты һәм Арча педагогия көллияте белән дә тыгыз элемтәдә тору күздә тотыла. Әлеге уку йортларыннан аерым фәннәрне  килеп һәм дистанцион укыту каралган.
 Төп дәресләрдән соң укучылар үзләре теләгән юнәлештә өстәмә шөгыльләнә. Тәҗрибәле белгечләр чакырып махсус курслар үткәрү каралган. Укучыларның хореография, спорт, музыка өлкәсендә булган иҗади сәләтләрен үстерү буенча түгәрәкләр эшләячәк. Әлеге түгәрәкләрне югары белемле, үзэшенең остазы булган педагоглар алып барачак.  Мәктәптә педагог-психолог эшләячәк.

Белем бәйрәме көнне дәресләр Илдар хәзрәтнең хәер-фатыйхасы белән башланып китте!!!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International