Икеләтә бәйрәм булды

3 сентября 2013 г., вторник
Апас районының Кызыл Тау мәктәбендә 2 сентябрь көнне традицион Белем бәйрәме булып узды. Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп, беренче кыңгырау шалтырады. Мәктәптәге бәйрәм тантанасы соңрак мөгаллимнәр гаиләсе – Салаватуллиннарда дәвам итте. Чөнки бу көнне гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган мөхтәрәм кешеләр – Фәһим Хәлим  улы һәм Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры Флера Вазых кызы Салаватуллиннарның гаилә корып яшәүләренә 50 ел тулды. Аларны алтын юбилейлары белән тәбрикләргә район кураторы Р.Г.Шакиров, авыл җирлеге җитәкчесе Ш.Р.Гаффаров, авыл җирлеге сәркатибе А.С.Гимранова килделәр. Бу гаилә авылда һәръяклап ихтирамга лаек. Бер уллары әти-әнисе эзеннән китсә, икенчесе республикабызның “Татарстан яшьләре” газетасы хәбәрчесе. Юбилярларга иң җылы теләкләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International