Җәйнең соңгы көннәрендә Апас районының Кызыл Тау авыл җирлегендә бер-берсен очрата һәм кавыша алмаган яшьләрне очраштыру максатыннан районда оештырылган “Ал җилкән” клубының чираттагы утырышы булды. Анда Кызыл Тау авылы кызлары Хәбибуллина Раилә, Шәрәфуллина Алсинә, Сафина Римма һәм Иске Йомралы авылы егетләре Гайнетдинов Фәнил, Сабиров Булат, Вәлиев Рафил очрашты. Алар бер-берсен һәръяклап сынап карадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Утырышта авыл җирлеге җитәкчесе Шәүкәт Рәшит улы Гаффаров чыгыш ясады, район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашып чарага бәйрәм төсе өстәделәр.
Яшьләр телефон номерларын алышып, киләчәктә элемтәне дәвам итәргә сүз куештылар. Бәлки бу очрашуның дәвамы ЗАГС бүлегендә булыр.