Агымдагы елның 21 августында Теләче район башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге тарафыннан “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, район үзәк шифаханәсе,башкарма комитетның юридик бүлеге белән берлектә яңа өйләнешүче парлар белән очрашу үткәрелде. Биредә яшьләр өчен мөһим булган мәсьәләләр юридик яктан да,психологик яктан да ачылып,аларга аңлаешлы рәвештә җиткерелде. Очрашу дисскуссия формасында алып барылды,парлар белән тестлар үткәрелде. Очрашу азагында парларга истәлекле бүләкләр һәм “Семейные страницы» китабы тапшырылды.