2013 елның 6 августында Минзәлә районы Урыс авылы җирлегенә караган Тулбай авылында яшәүче Гатина Гайнелҗинан Шәрәфетдиновнага 100 яшь тулды. Аның бөтен гомере шушы авылда уза. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. <<Урман кисү, торф чыгару, бер авыр эштән дә калмадык>> дип искә ала ул. Ире сугышта үлеп калгач, ялгызы ике баланы үстерә. Бүгенге көндә оныгы, килене һәм оныкчыклары тәрбиясендә яши. Күңеле көр,урыны түрдә, кадердә. Гайнелҗинан Шәрәфетдиновнаның 2 баласы, 7 оныгы, 13 оныкчыгы, 2 онык баласы бар. Аны котларга район хакимиятеннән Гильфанов Нурхади Золяй улы, редакция хезмәткәре Алисә Хамматова, авыл советы секретаре Зияева Алсу Габденур кызы, хатын-кызлар комитеты рәисе Хаҗиева Фәйрүзә Әсхәт кызы килде.