2013 елның 13 августында Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә тантаналы рәвештә 15 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Мөслим Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Х. Муллин икенче һәм аннан соң туган балалы гаиләләрне тәбрик итте һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Пенсия фонды җитәкчесе Ф.У. Ганиева, Прокурор ярдәмчесе И.А. Багавиев, опека һәм попечительлек бүлеге специалисты Р.М. Смирнова ана капиталы сертификатын дөрес куллану тәртибен аңлаттылар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.А. Насифуллина һәм “Автоградбанк” вәкиле гаиләләрне тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 1000нче сертификат алучы Нургалиевлар гаиләсе үзенчәлекле бүләккә ия булды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп, җылы дустанә атмосферада барды.