Мамадыш районы Урта Кирмән авылында гомер итүче Әхмәтҗановлар гаиләсендә зур бәйрәм, Алия Насретдин кызына 26 июль көнне 90 яшь тулды.
Аны олуг бәйрәме белән районыбыз башлыгы Анатолий Петрович Иванов исеменнән урынбасары Смирнова Алена Петровна һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Муллахметова Миннегөл Мирсәет кызы котладылар. Шулай ук җирле үзидарә җитәкчесе Хасанов Булат Фаяз улы юбилярга үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле авылдашыбыз!