Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективының Изге Болгар җиренә сәяхәте

11 июля 2013 г., четверг

Туган якның тарихи һәйкәлләрен өйрәнү, тарихи мирасны барлау, колективны тагын да туплау һәм берләштерү йөзеннән, июнь ахырында Түбән Кама Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы Изге Болгар җиренә сәяхәт кылып кайтты. Тарихи ядкарьләрне торгызу, киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан, хөкүмәтебез тарафыннан башкарылган эшләрнең күләме таң калдырырлык.

 Болгар иленең саф һавасы, йөзъяшәр имәннәр шавының кодрәтен тагын да көчәйтеп, Ак мәчет манарасыннан яңгыраган азан тавышы, алтын җепләр бенән тегелгән, энҗе ташлар белән бизәлгән дөньядагы  иң зур Көръән китабы,безне мөселман асылыбызга кайтырга өндәде.

 13 гасыр мәчет манаралары, аларның 40 төпле баскычлары, күп еллар буена урыныннан да кымшанмаган дивар ташлары, аларга сеңеп, гасырлар аркылы безгә килеп җиткән, ата-бабаларыбыз өчен чиксез горурлык хисе, әйтерсең лә безне Болгарның чәчәк аткан, гөрләп торган чорына алып кайтты.

Алга таба Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идәрәсе коллективының “Казан“ гаилә үзәгенә һәм Алабуга шәһәренә сәяхәт кылуы планлаштырылган.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International