Баулы районы Татар Томбарлысы авылында яшәүче Сөләймән Мөҗәһит улы һәм Рәсимә Камалетдин кызы Шамсуллиннар гаиләсе туйларының 65 еллык Юбилеен билгеләп үттеләр. Сөләймән абый һәм Рәсимә апа гомер буе “Берлек” авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга киткән кешеләр. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Шамсуллиннар гаиләсе тормыш авырлыклары алдында югалып калмыйча күпләргә үрнәк гомер юлы үткән, авылдашлары арасында хезмәт сөючәнлеге, кунакчыллыгы белән хөрмәт казанган гаилә.
Гаиләләрең олы юбилее һәм Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне белән аларны Томбарлы авылы җирлеге башлыгы Әдибә Мөдәрис кызы Шайдуллина котлады, аларга сәламәтлек, бәхетле гомер, күңел тынычлыгы теләде.