2013 елның 8 июлендә Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хикматуллинар гаиләсен котладылар. 45 ел бергә татулыкта гомер кичергән гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.
Яшел Үзән шәһәрендә бик күпләргә таныш булган гаилә. Низам кызы Вафилә апа 55 ел укытучы булып эшләп, Татарстан Республикасының лаеклы укытучысы исемен алган. Бүгенге көндә белем алып мәдрәсәдә мөгаллимә булып эшли. 40 елдан артык Закир улы Хамис абый Татарстан прокуратурасы системасында хезмәт куя. 2011 елда “Россия Прокуратурасына 290 ел” дигән медале белән бүләкләнә. Хәзәрге көндә Хамис абый юридик консультациясенда эшен дэвам итэ.
Балалары җылы котлау сүзләрен җиткерделәр. Аларны котларга Зиннатуллин Габделхәмид хәзрәт килде.