... Язылышулары да – нәкъ көнендә

6 июля 2013 г., суббота

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Юлтимер авылында Сарман районда яшәүче Әминә Галимәрдан кызы һәм Ләис Бари улы Әхмәтҗановларда гаилә бәйрәме узды. Аларга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Почет грамотасы һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Бу көнне Әхмәтҗановларны котларга балалары, оныклары һәм кунаклар килгән иде.

Ләис абый – районыбызның хөрмәтле кешесе. Ул бөтен гомерен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган, күп еллар колхоз  рәисе булып эшләгән, тырыш хезмәте өчен хөкүмәтебезнең югары бүләкләренә ия булган. 

Әминә апа исә утыз елдан артык авыл халкының сәламәтлеге сагында торган, шуның өстенә авыл фельдшерына ул елларда  авыл, колхоз күләмендәге башка эшләрдә дә актив катнашырга туры килгән

8 нче июль - Әхмәтҗановлар өчен икеләтә истәлекле. Быелгы бәйрәмдә Ләис абый белән Әминә апаның бергә гомер итүләренә 48 ел тула.

Һәркемнең тормышта өлеше бар, аласы көмеше бар. Аларга һәм башка парлыларга мәхәббәт гомерлек юлдаш булсын.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International