5 июль көнне Сарман районы Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында «Почет билгесе» ордены кавалеры, «Татарстанның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре», бихисап почет грамоталар иясе, өч бала әнисе Хасаншина Фирүзә Идрис кызының 70 яшьлек юбилее уңаеннан «Гомерләр заяга узмаган» дигән кичә уздырылды.
Сәхнә - хезмәт юлын хәтерләтеп көнкүреш хезмәте күрсәту бүлмәсе итеп бизәлде. Шул чордагы кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Насыйров Ринат Әхәт улы, бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнар, балалар , оныклар тәбрикләде. Фирүзә Идрис кызына багышлап җырлар җырланды.