Сарман районы Рантамак авылыннан Садыйков Салыйх Садыйк улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга районнан аппарат җитәкчесе Ф.Ә.Валиев, авыл җирлеге башакарма комитеты рәисе А.Я.Нуриахметов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Валишина, туганнары җыелган иде. Аңа Россия Президентының котлау хаты, бүләкләр тапшырылды. Салыйх аганың тормыш юлы сикәлтәле булган. Алдынгы механизатор, Бөек Ватан сугышы ветераны үзенең тормыш иптәше Халисә апа белән 5 баһадир егет үстергәннәр. Хәзерге көндә алар балаларының, оныкларының ихтирамын, хөрмәтен тоеп яшиләр. Тормышка сөенеп, сау-сәламәт булып тыныч гомер кичерергә язсын аларга.