«НӘСЕЛЕБЕЗ ШӘҖӘРӘСЕ» бәйгесе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. Гомуми нигез

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан үткәрелә.

2. Бәйгене оештыру һәм үткәрү

  • Бәйге 2025 елның 6 февраленнән 15 апреленә кадәр үткәрелә. Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнми.
  • Бәйгегә йомгак 2025 елның 27 апрелендә ясалачак.

3. Бәйгене оештыру һәм жюри составы

Бәйгене «Гаилә» мәчете, «Мөселманнар» газетасы һәм жюри оештыра.

4. Материалларны кабул итү тәртибе

Тапшырылырга тиешле материаллар:

•        Төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсе, А4 форматындагы, 1 битне формага беркетү; 

•        Нәселең турында бер битлек инша (сочинение) (14 нче шрифт, интервал – 1, формат А4);. өстәмә материал – шәхеснең фотосүрәтен беркетү;

•        Материалларны әзерләүче турында белешмә: исем, фамилия, әтисе исеме тулысынча; туган елы, эшләгән яисә укыган урыны; элемтәгә керү өчен телефон, электрон почта адресын беркетү.

Материаллар кәгазьдә басылган килеш яки электрон вариантта тапшырыла.

а) Электрон вариантны сылтама буенча беркетергә кирәк, сылтамага эләгер өчен QR-код аша керегез.

Шулай ук сылтама «Гаилә» мәчете сайтында урнаштырылган.

б) Шәхсән «Гаилә» мәчетенә (адрес: 420025, Казан шәһәре, Җ.Фәйзи урамы, 2 йорт)

5. Бәя бирү критерийләре

  1. Беренче этапта оештыру комитеты тәкъдим ителгән материалларның әлеге нигезләмәгә туры килү предметына һәм комплектлылыкны карый.
  2. Жюри эшләрне баллар кую юлы белән бәяли. Жюриның һәр әгъзасы расланган критерийлар нигезендә 10 баллы система буенча эшләргә бәя куя.
  3. Җиңүчеләрнең гомуми саны конкурсны оештыручылар тарафыннан билгеләнә.

Бәяләү критерийлары

Баллар

1.

Шәҗәрәнең башкарылу үзенчәлеге (иҗади якын килү)

10

2.

Шәҗәрәдә урнаштырылган буыннар саны

10

3.

Сочинение эчтәлегенең тарихта булган гыйбрәтле вакыйганы чагылдыруы

10

4.

Үзенчәлекле, зәвыклы бизәлгән нәсел шәҗәрәсе

10

5.

Барлык гаилә әгъзаларының катнашуы

10

6.

Фотодокументлар булу

10

7.

Нәселнең дөреслеге һәм аның архив мәгълүматларына туры килүе

10

8.

Төзелгән шәҗәрәдә мәгълүматның булуы: туган көне, үлеме, катлам хәле, вазыйфасы, исеме турында язмалар

10

9.

Кешеләрнең исемнәре белән бәйле иң күренекле тарихи вакыйгаларның кыскача тасвирламасы

10

10.

Исемнәре торак пунктлар, җирлекләр һәм башка объектлар исемнәренең нигезенә салынган кешеләр турында кыскача белешмәләр

10

11.

Буыннан-буынга күчеп килгән гаилә ядкарьләре (реликвия)

10

12.

Аудио-визуаль озату (ролик, фильм, клип, презентация)

10

13.

Фамилиясенең килеп чыгышын аңлату

10

14.

Гаиләнең милли тамырлары турында мәгълүматлар булу

10

 

Баллар буенча йомгак

140

VII. Йомгаклау һәм бәяләү

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә нәтиҗә җюринең йомгаклау утырышы карары беркетмәсе нигезендә «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөселманнар» газетасының баш мөхәррире Рөстәм хәзрәт Хәйруллин боерыгы белән рәсмиләштерелә. Җиңүчеләр һәм призерлар (1, 2, 3 урыннар) баллар суммасы буенча жюри тарафыннан билгеләнә, дипломнар һәм призлар тапшырыла.

Яхшы дип табылган эшләргә «Гаилә һәм мәктәп» журналында, «Мөселманнар» газета битләрендә басылу хокукы бирелә, шәҗәрәләрдән мәчеттә күргәзмә оештырыла. Мәчеткә җибәрелгән барлык материаллар мәчет сайтында урнаштырыла, катнашучыларга сертификат тапшырыла. Бәйгенең барышы мәчет сайтында һәм социаль челтәрләрендә яктыртылып барыла.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 409.3 Кб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International