Узган атнада Казанда 358 бала туган:176 малай һәм 182 кыз. Туганда иң зур авырлык 4690 грамм, иң кечкенә – 820 грамм.
Балалар өчен популяр исемнәр Әмир, Эмиль, Арсений, Эмилия, Азалия, Ясминә булды. Сирәк исемнәр арасында-Рим, Анатолий, Идрис, Теодор, Эстелла, Афина, Эвия, Эллина.
Шул ук чорда 312 никах теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә.