Зәй муниципаль районында 200 нче бала тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Маркеловлар гаиләсендә барлыкка килде. Бәләкәчкә Максим дигән исем бирелде. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
Узып баручы атнада Лениногорск шәһәрендә Илнар Юрис улы һәм Динә Ирек кызы Әхмәтшиннар гаиләсендә игезәк балалар Эмилия һәм Риана кызлары туу куанычы булды. ГХАТ бүлеге белгечләре ата-анага туу турында таныклык тапшырганда нарасыйларны үстергәндә бер-берләренә зур терәк булуларын теләделәр. Ә инде балаларга әлбәттә, чын күңелдән, исәнлек-саулык һәм бәхет!
27 июнь көнне Югары Ослан муниципаль районы Мəйдан авыл җирлегендә Сельскиелар галиәсе Иван улы Борис һәм Филипп кызы Нинаның 55 ел бергә тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
2018 елның 27 июнь көнне Балтач районы яшьләре бер мәйданга җыелып бәйрәм итте. Бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе- “Коляскалар парады” булды. Бу конкурс ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан оештырылды. Образ тудыруда фантазияләрен, хыялларын, юмор хэм креативлыкларын эшкэ җигеп районыбызның 4 яшь гаиләсе коляскаларын торле номинацияләрдә бизәлгән килеш күрсәттеләр.
Бөтендөнья яшьләр көне алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. никахлашырга гариза биргән яшь парлар белән әңгәмәләр үткәрде. Гаилә тормышының нигезләре, ата-ана җаваплылыгы, конфликтларны булдырмау, гаилә бюджеты һәм башка темаларны яшь парлар кызыксынып кабул иттеләр.
29 июнь көнне Питрәчтә яшләр өчен зур бәйрәм уздырылды. Анда төрле концерт номерлары, конкурслар оештырылды. Талантлы яшләргә дипломлар, грамоталар тапшырылды. Сагиевлар һәм Ибрагимовлар гаиләләренә яңа туган балаларга таныклыклар тапшырылды. Яңа ойләнешкән парларда бүләксез калмадылар.
Татар халкының иң күркәм бәйрәме-Сабан туенда юбилярларны котлау яхшы традициягә әверелде. Баулы районы Исергәп авылының мәйданында Давлетовлар һәм Хабибуллиннар гаиләләрен туй көннәре белән котладылар.
Җәмил абый белән Рәсимә апа Давлетовлар гаилә тормышының 55 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар матур хезмәт юлы үтеп өч бала тәрбияләп үстергәннәр, инде өч оныклары үскән.
Буа муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә авыл җирлеге секретарьлары белән «По реализации Закона РТ №39 -ЗРТ” багышланган эшлекле киңәшмә үткәрелде. ГХАТ бүлеге уранбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева законда язылган эш кушымталар белән таныштырды.
2018 нче ел 14 июнь көнне Әгерҗе муниципаль районы Кам. Ключ авылыннан Бочкаревлар: Александр Данилович һәм Алиса Михайловналар гаиләсендә бишенче бала дөньяга килде. Бәхетле әти-әни аңа Степан дип исем кушты. Бочкаревлар гаиләсендә ике кыз һәм өч малай үсә. Мин ышанам, гаиләдә бала күбрәк булган саен гаилә бәхетле һәм дус була.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен балалар өчен экскурсия-лекцияләр уза. 2018 елның 26 июненде көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре
“Асылташ” балалар йортында тәрбияләнүче балаларга экскурсия-лекция үткәрделәр.