Гаилә һәркем өчен һәрвакыт ышынычлы, сыеныр урын булып кала. Гаилэ мэхэббэт хэм тугрылык коне алдыннан. ике яшь пар: Айнур һәм Регина Загидуллинар, Константин һәм Полина Печенкиннар бергә-гомергә дип ГХАТ бүлегендә актлар язуына имзаларын куйдылар. Яшь парларны бу истәлекле көн белән котларга Кама Тамагы район башлыгы П.Н. Лоханов һәм Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина килде. ГХАТ бүлеге белгечләре яшьләргә гаилә бәхете, бер-берсен аңлап яшәүләрен һәм озын тигез гомер кичерүләрен теләделәр.
7 июль көнне Минзәлә районы Түбән Юшады авылында шаулатып Ивану бәйрәмен бәйрәм иттеләр. Элек электән бу бәйрәмгә төрле яктан кунаклар килә торган булган, шушы бәйрәмдә яшьләр үз парларын таба, ә кайбер парлар мәңгелеккә тормыш юлларын бергә бәйли, оя корып жибәрә.
Әлки районы китапханә хезмәткәрләре Үзәк паркта гаилә кыйммәтләренә багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Җәйге уку залы оештырлды Базарлы Матакның Үзәк паркында. Бу чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Паркка килүчеләр игътибарына тәгъдим ителгән китап-иллюстрация күргәзмәсе дә “Өч мәңгелек хакыйкать: гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” дип аталды. Күргәзмәне караучылар гаиләнең роле, гаилә мөнәсәббәтләрен кору, балалар тәрбияләү турындагы китаплар белән таныша алды.
6 июль көнне “Яшьлек” скверында бу яртыеллыкта туган игезәк балаларны һәм көмеш туйларын каршы алган күркәм галәләрне тәбрикләү чарасы узды.
Ике игезәк пар сабый белән сөендерде мамадышлыларны быел Аглеевлар һәм Габдуллинар гаиләсе. Ясминә һәм Тимерлан – Булат һәм Гөлназ Аглеевлар гаиләсе өчен котеп алынган сабыйлар, 18 май көнне әти-әнисенә зур сөнеч булып дөньяга аваз салалар. Габдуллинар гаиләсе исә 8 нче июньдә игезәк кызлары Нәзирә һәм Язилә туганнан сон купбалалы гаилә статусына ия булдыдар. Зөлфәт белән Миләүшә яшь кенә булсалар да, тырыша-тырыша 3 бала үстереп яталар.
2018 елның 7 июль көнне Түбән Кама районы Кама Аланында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык Көненә багышланган кызыклы викториналар һәм бәйгеләр белән зур бәйрәм чарасы узды.
2018 елның 7 июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында дәрес узды.
2018 нче елның 6 нчы июлендә узган “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәмендә иң зур выкыйгаларның берсе медаль тапшыру тантанасы булды. Мамадыш районында әлеге медаль 11 гаиләгә тапшырылган инде. Быел исә бу югары бәягә тагын ике гаилә лаек булды: Семен Николаевич һәм Анастасия Алексеевна Черновлар гаиләсе, Хәйрулла Гарипович һәм Бибиәминә Мөбәраковна Шакировлар гаиләсе.
8 июльдә Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәчәкләр. Төп бәйрәм «Әкият» курчак театры каршындагы «Цветочный фестиваль» мәйданында узачак Бәйрәмдә 10 гаиләне "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләячәкләр, шулай ук иң спорт, иҗади һәм интеллектуаль гаилә конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү булачак.
2018 елның 06 нчы июль көнендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 4 бәхетле гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты.
2018 елның 6 июлендә Буа ГХАТ бүлегендә Виктор Павел улын һәм Екатерина Иван кызына “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырырга Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Рәфис улы Камартдинов килде. Ул Зудиннар гаиләсенә Буа муниципаль районы исеменнән истәлекле бүләк һәм үзенең җылы сүзләрен җиткерде. Рәсәйдә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне 2008 елда үткәрелә башлады. Мәхәббәт, тугрылык медале – Акчәчәк символы. Ул – гаиләдә пакълекне аңлата.