ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2018 ел
шимбә

Якты һәм онытылмаслык булып калачак бу көн дистәләгән ел дәверендә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән күп кенә гаилә, аларны хөрмәтләү тантанасына килгән шәһәр һәм республика җитәкчеләре хәтерендә. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”нә багышланган бәйрәм чарасы Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Музыка мәктәбе паркында узды.

2018 елның 7 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лаеш районының Яр буе мәйданында район мәдәният йорты чара үткәрде, анда ЗАГС бүлеге Пенсия фонды идарәсе бүлеге белән берлектә 4 гаиләне котлады. Бу гаиләләрдә икенче балалар туган. Гаиләләргә котлау сүзләре белән муниципаль район Башлыгы урынбасары Татьяна Бурганова мөрәҗәгать итте, гаиләләргә ана капиталына сертификатлар һәм йомшак уенчыклар тапшырдылар.

Бу көнне,7 июль көнне, район Питрәчтә Додосовлар гаиләсен котладылар. Шулай ук  район башлыгы Илхам Кашапов яшь гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырды. Ахырда 3 яш пар яңа гаилә төзеп язылыштылар.

Җәйнең иң матур вакытына туры килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Әлки районында паркларда үткәрү гадәткә керде. 7 июльдә, тымызык, җылы шимбә кичендә район үзәгенең Ана даны паркында билгеләп үтелгән бәйрәм дә күңелләрдә җылы тойгылар калдырды. Россия халкының иң яраткан чәчәге ромашка – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең  үзенчәлекле символы. Бәйрәм сәхнәсе дә әлеге кыр чәчәкләре гөлләмәләре белән бизәлгән иде.

      Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Уруссу бистәсендә яшәүче  Светлана Николаевна һәм Николай Александрович Балаевлар 30 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. 7 июль  көнне аларның бу зур юбилейларын  балалары, туганнары  районның ГХАТ бүлегенең бәйрәмнәр залында зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

   7 июль көнендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында  яңа гаилә барлыкка килде. Гөлназ белән Зирәк Әхмәтовлар бер кайчан да айрылышмаска вәгъдә биреп, күңел түрләрендә йөрткән кайнар хисләрен чынга ашырып никахларын теркәделәр. Яшь парларны бу онтылмас матур бәйрәмнәре белән район ГХАТ  хезмәткәрләре котлады һәм аларга ак бәхетләр, мәхәббәтләренең гомерлек булуларын теләделәр.

Тантанада сабыйларның әниләре генә түгел, ә шулай ук дәү әниләре, дәү әтиләре килде.

ЗАГС белгечләре ата-аналарга һәр баланың исем мәгънәсен аңлатып бирделәр. Киров районы пенсион фондының җитәкчесе Гүзәл Сафина килгән ата-аналарны котлады һәм ана сертификатын тапшырды.

2018 елның 7 июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре, өйләнешүчеләр өчен, «Гаилә –синең белән мәңгегә!» исемендәге, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган, мавыктыргыч квест-уен уздырдылар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Кайбыч районы Надеждино авылы күпфункцияле үзәк бинада  бәйрәм концерты үткәрелде. Традиция буенча бу көнне,  бик күп еллар дус һәм тату булып яшәүче князь Петр һәм аның хатыны Февронияне искэ алдылар. Концертта катнашучылар тамашачыларга яхшы кәеф, күңел кәтәренкелеге  буләк итте. 

 

Матур традиция буенча, быел да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә озак еллар бергә гомер кичереп, җәмгыятьтә танылу алган, илгә-көнгә лаеклы балалар үстергән парны зурладылар һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдылар.

Бүген,  2018 елның 7 июльдә гаилә көне уңаеннан Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитетының   ЗАГС бүлегендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International