ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2018 ел
шимбә

Бу бәйрәмнең иң күркәм чарасы булып  “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшыруы тора. Балтач районнында да бу бәйрәм алдыннан 2 пар никахларын рәсмиләштерде. Изге котлау теләкләре белән беррәттән яшь гаиләләргә информацион брошюралар “Семейные страницы” һәм истәлекле бүләк-картиналар тапшырылды. Яшьләрне котлауда районыбыз волонтерлары да катнашты. Бәйрәмнең төп бүләген - “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален Балтач муниципаль  район башлыгы Рамил Нотфуллин Карадуган  авылында яшәүче Тәбрис һәм Мәдинә  Хөсәеновлар гаиләсенә өйләренә барып шәхсән үзе тапшырды.

Тантаналар залына яшь парлар, күп балалы гаиләләр, бу көнне гаиләләрендә бала туган әти-әниләр, юбилейларын билгеләп үтүче парлар, аларның туганнары, якыннары һәм мактаулы кунаклар чакырулы иде. Кунакларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре каршы алып, аларга бәйрәм символы – ромашка һәм календарьлар бүләк иттеләр.

Мәхәббәт йөрәкләрне һәм күңелләрне җылыта. Тугрылык алдагы тормышка көч өсти, яхшы киләчәккә өмет бирә. Ике кешене мәхәббәт һәм тугрылык берлештергән вакытта гаилә барлыкка килә. Иң тылсымлы көн - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә берьюлы ике яшь пар - Рамил һәм Алсу Хамитовы һәм Максим һәм Татьяна Сулейманкиннар -  үз гаиләләрен төзеделәр.

   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар кысаларында акт язмаларының юбилей саннарына аерым игътибар бирелә.

   2018 елның 07 июль көнендә Арча районы ГХАТ бүлегендә 100-нче пар теркәлде. Бу җәйге көндә 10 гаилә яңа тормыш юлына аяк бастылар, ә көтеп алынган бәхетле санга Рәдис һәм Алия Минһаҗевлар ия булды.

48 елдан артык бергә яшәүче Роберт һәм Александра Портновлар  гаиләсен Алабугада белмәгән кеше юк. 8 июльдә Поспелово авылы клубында бәйрәм тантанасында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.Григорьева Портновлар гаиләсен котлап, рәхмәт юллады, бүләкләр  тапшырды. Бәйрәмдә үрнәк гаиләләр – Венера һәм Әмир Вагаповлар, Раиса һәм Николай Тришиннар, Фарида и Нурулла Гизатуллиннар гаиләсен дә юбилейлар белән котладылар.

Бәйрәмдә Хәсәншин Альберт Мөбарәкҗан улы белән Галина Федот кызы гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Алар инде уйга-уй һәм кулга-кул тотылышып 30 нчы дистәне тутырганнар.

Бәйрәменең мөхтәрәм кунаклары булып 2011-2017 елларда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнгән гаиләләр чсагырылган иде.

Узган атнада Аксубай районының ГХАТ бүлеге 2018нче елда 100нче булып туган баланы теркәде. «Юбилейлы сабый» дигән мактаулы исем Рафаэль һәм Фәридә Баймухаметовлар гаиләсендә туган Адел исемле малайга бирелде. Адел исеменең сере - батырлык һәм бәйсезлек. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә бу исем «гадел», «ышанычлы» дигәнне аңлата. Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре хәзер инде  күп балалы Баймухаметовлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләделәр.

      Гаилә,  мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан 7 нче июль конне Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Заһидуллин Рашат Рафис улы һәм Габдуллина Алинә Равил кызы рәсми рәвештә язылыштылар .  Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы ГХАТ бүлегендә якты һәм изге вакыйгалар булып үтте.

Бәйрәм алды көннәрендә 6 бала тууы теркәлде. Айрат һәм Лилия Ялалутдиновларның, Айдар һәм Лилия Галиуллиннарның беренче балалары туды, аларга  Айнур һәм Асель дигән исемнәр бирелде. Айрат һәм  Диляра Загидуллиннарның, Илмир һәм Лилия Шайхуллиннарның   икенче балалары туды. Аларга әти-әниләре  Алинә һәм Әминә  дигән матур исемнәр куштылар. Ә Степан һәм Елена Вотчинниковлар, Радмил һәм Татьяна Абзаловлар өченчегә уллары  Захар һәм Искәндәр  туу сәбәпле күп балалы гаиләләр сафына керделәр.

Кичәдә Акбүре авылында 50 ел һәм аннан да кубрәк бергэ гомер итүче 7 парны зурлап тәбрикләү оештырылды. Кичәдә ГТРК “Татарстан” каналы алып баручылары Зәйтүн Яркәев һәм Әлфинур Хисами, “Татар гаиләсе”фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, район ГХАТ бәлеге җитәкчесе Алия Рафгатовна Мирҗякупова, район Советы депутаты Кадрия Насырова катнаштылар. Юбилярларны килгән кунаклар, балалары, дуслары котладылар. Кичәне ГТРК “Татарстан” телерадиокомпаниясе видеога төшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International