Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” республикакүләм акциясенә йомгак ясалды. Әлеге акциянең символикасы төшерелгән кубны, ГХАТ идарәсе белгечләре Хуҗиннар гаиләсе күз алдында ачып, акчаларны ияләренә тапшырдылар. Илнур белән Дарья Хуҗиннар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Иң өлкән кызлары Анастасия быел 5 нче сыйныфка барса, кече кызлары Александра мәктәп бусагасын беренче тапкыр гына атлап керәчәк. Апаларына карап, кызларның энеләре Артем да мәктәптә укыйсы килүен бер дә яшереп тормый. Ә менә яңа туган кечкенә игезәкләр Тимофей белән Матвейга әлегә бары ана назы, ата җылысы гына кирәк.
“Мәктәпкә җыенырга булыш” республикакүләм акциясе барышында ГХАТ идарәсендә җыелган акчалар кызлар өчен мәктәп кирәк-яраклары алынуга тотылачак, дип белдерде гаилә башлыгы Илнур. ГХАТ идарәсе белгечләре исә, беренче сыйныфка баручы Александрага гел яхшы билгеләргә генә укуын теләп, аңа баллы күчтәнәч тә тапшырдылар.