Бөгелмә районында бишенче пар игезәкләр туды

2019 елның 14 сентябре, шимбә

Сабый туу – бәхет. Ә сабыйлар берничәү булса – икеләтә шатлык!

2019 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк пар тууын тантаналы рәвештә теркәү узды. Икеләтә могҗиза – Люция һәм Адель Латфуллиннар гаиләсендә ике матур кыз туды.

Сабыйлар 12 сентябрьдә 15 минут аерма белән дөньяга килә. Нәниләргә Ясминә һәм Сәминә дигән матур исемнәр кушканнар. Беренче документларны – туу турында таныклыкны тапшырганда, ГХАТ бүлеге белгечләре әти-әниләрне бәхетле вакыйга белән чын күңелдән котладылар, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, балалар тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International