Мамадыш районында «Гаилә архивы” конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

30 нчы майдан 3 нче июльгә кадәр мамадышлылар өчен Мамадыш районы ГХАТ бүлеге һәм АО «ТАТМЕДИА» филиалы «Мамадыш-информ» җирле ММЧ тарафыннан “Гаилә архивы” конкурсы үткәрелде. 20 дән артык катнашучы сандыкларында сакланган кадерле фотолары белән бүлешергә ашыктылар.

Җиңүче итеп Юлай Фаляхиев фотосы табылды. 1970 нче елда ясалган фото аның өчен бик кадерле. Фотода ул үзе, һәм таныш булмаган кешеләр. Юлай ятим бала булып үскән, шуңа да әти-әнисен, туганнарын ул бер дә хәтерләми. Фото конкурс тәлапләре буенча интернет челтәрендә бастырыганнан соң, фотода сүрәтләнгән кешеләрдән Казахстан республикасыннан хат килеп төшә. Тантаналы котлау чарасыннан соң икенче көнгә үк, Юлай Казахстан ягына юл тота. Менә шулай, гади генә конкурс та кеше тормышында бәясез борылышлар ясарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International